Тәтеш районында юбилярларны котлыйлар

2020 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер – береңне хөрмәт итеп яшәү  белән генә әлеге датага  килеп җитәргә мөмкин.

2020 ел –  ТАССР төзелүгә 100 ел. 2020 ел Матаевлар гаиләсе Александр Иванович һәм Людмила Александровна өчен дә истәлекле ел булды. Гыйнвар башында алар үзләренең «алтын» юбилейларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

2020 нче елның беренче пары никахларын тантаналы рәвештә теркәү көнендә ирле-хатынлы Матаевлар ЗАГС бүлеге кунаклары булдылар. Юбилярларны район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов котлады, ул юбилярларга актив озын гомер, иминлек, туганнарының һәм якыннарының җылысы һәм игътибарын теләп, котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды, ә  район башлыгыннан алган истәлекле сувенир юбилярлар өчен чираттагы Гаилә ядкяре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International