Теләчедә чаңгы ярышы

2020 елның 11 гыйнвары, шимбә

11 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында укучы балалар һәм яшьләр, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында район беренчелегенә чаңгы ярышы булып үтте.

Иң элек чаңгычыларны ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм имин узышлар теләде. Шунысы иъгтибарга лаек, әлеге бәйге быелгы чаңгы шуу сезонының тәүге ярышы иде. Ник дигәндә, быел кар соң яву сәбәпле, спортчылар, чаңгыда шуарга яратучылар чаңгыга Яңа ел бәйрәмнәреннән соң гына баса алды.

Саф һава һәм хәрәкәт – үзе сәламәтлек, бүген урамда гаҗәеп матур көн хакимлек итә. Чаңгы шуа торган гына көн! Барыбыз да чаңгыда шуып, шушы кояшлы, җылы  көннең рәхәтен, ләззәтен татып калыйк! Дөрес, бу ярышта барыбыз да призлы урын яуламас. Алар санаулы гына. Әмма үзегезне җиңеп, чаңгыга басуыгыз үзе җиңү инде! – дип белдерде район җитәкчесе үзенең кереш сүзендә.

Әүвәл чаңгы юлында укучы балалар һәм яшьләр көч сынашса, аннары, өлкән, урта буын кешеләре, яшьләр узышты. Әлеге ярышта гражданлык хәле актрлаын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы 35-50 яшьләр аралыгында икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International