Лениногорск муниципаль районында 2020 елның беренче пары

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Татарстан АССРның 100 еллыгы уңаеннан беренче никах теркәү тантанасы узды. Бу Рафис Вәлиев һәм Мария Москвичёва гаиләсе булды.

Яшь парларны истәлекле дата белән Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады. Ул аларга үзенең теләкләрен җиткерде, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк сертификаты тапшырды. Яшь гаиләгә иминлек, гаилә бәхете һәм, әлбәттә инде, ихлас мәхәббәт теләп, Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова бу парга инде күптән туган гореф-гадәт буенча алдагы елның соңгы пары калдырган котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International