Быел ТАССРга 100 ел, Питрәч районнына 90 ел. Район башлыгы Ильхам Кашапов елныен беренче парына бүләк һәм истәлекле знак тапшырды. Фирдания һәм Марсель Муллагалиевлар 4 ел бергә. Тантаналы рәвештә язылышырга планлаштырмаганнар. Шулай туры килүенә гаҗәпләнгәннәр.
«Район җитәкчелеге тарафыннан мондый игътибарга бик шатбыз һәм рәхмәтлебез. Җылы теләкләрегез өчен рәхмәт», – дип билгеләп үттеләр яңа өйләнешүчеләр.
Аларны котларга туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.