2020 елның беренче язылышуы

2020 елның 11 гыйнвары, шимбә

Балык Бистәсе районында туйлар календаре 2020 елның 11 гыйнварыннан башланды. Бу көнне бер пар никахларын теркәде. Яшь Башировлар гаиләсен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады. Яшьләргә озын гомер теләп, истәлекле бүләк һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды.

Яшь парларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова котлады, ул яшь гаиләгә бәхет, мәхәббәт һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International