Аксубай муниципаль районының беренче сабые

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Яңа 2020 нче елның беренче эш көнендә Аксубай бала тудыру йортында Сергеевлар Николай һәм Марина гаиләсен котладылар. Яшь әти-әниләр Аксубай районына 2020 елның беренче баласын бүләк иттеләр.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов бәхетле ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм аларга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Ә сабый Есения үз гомерендә беренче тапкыр район җитәкчелегеннән бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International