Баулы үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 елда Баулы шәһәрендә туган беренче баланы котлау булды. Яңа унъеллык башында туган беренче бала-Аслан исемле малай. Бала 7 гыйнвар көнне 19.40 сәгатьтә дөньяга килгән. Малайның авырлыгы 4445 грамм һәм буе 57 сантиметр. Ул Минязевлар гаиләсе өчен икенче бала булды.
Гаиләне истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Р.Х. Гатиятуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И. И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова, баш табиб Г. В. Алексеев килделәр. Район башлыгы Рамил Хәкимулла улы тантаналы рәвештә гаиләгә бала туу турында таныклык, котлау адреслары, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Моннан тыш, беренче бала гаиләсе «ТАССРга 100 ел» истәлекле билгесен алды.