9 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, беренче яшь пар теркәлде. Алар Ирина Анатольевна һәм Дмитрий Сергеевич Жариновлар булдылар.
Онытылмаслык вакыйга – гаилә кору белән яшьләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул гаиләгә иминлек, үзара аңлашу, үз халыкларының гореф-гадәтләрен саклауларын теләде, парга никахлашу турында таныклык, «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен һәм бүләк сертификаты тапшырды.