Чүпрәле районында 2020 елның беренче никахын теркәделәр

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 елның 10 гыйнварында Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә беренче парның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында беренче гаилә документын – Чүпрәле районы Яңа Үби авылыннан ирле – хатынлы Ксения һәм Алексей Ятмановлар никахлашу турындагы таныклыкны алдылар.

Бәхетле парларны тантаналы шартларда район башлыгы Марат Гафаров котлады. Марат Ринатович тантана сәбәпчеләренә беренче гаилә документын – никахны теркәү турында таныклык, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау адресы, истәлекле медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды, бәхетле һәм озын гаилә тормышы теләде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары җылы теләкләргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International