Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә 2020 нче елның беренче пары теркәлде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны Шальновлар гаиләсе алды. Булачак парлар 2020 нче елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгән беренче никахлары булуга гаҗәпләнде. 

Бу уңайдан Алексей һәм Ирина Шальновларга татлы милли бүләк: лалә чәчәге һәм яфрагы сурәтләнгән чәк-чәк тапшырылды. Яфракларның яшел төсе һәм лалә чәчәге язны, димәк, илнең бетмәс-төкәнмәс яңарышын символлаштыра.

Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлеге Казан шәһәре Думасы депутаты Котдусов Булат Фатих улына бүләк иткән өчен рәхмәт белдерә, яшь парларны тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котлый һәм 2020 ел Алексей һәм Ирина өчен бәхетле булыр, ә күп еллар узгач бу көн алар өчен якты истәлек булып калыр, ә аларның балалары традицияләрне дәвам итәр, дигән ышаныч белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International