Әлки районы бәби тудыру йортыннан быел беренче нарасыйны тантаналы төстә өенә озаттылар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бу елның беренче баласы 5 гыйнварда 11.40 сәгатьтә дөньяга килгән. Ул – 3600 грамм авырлыктагы ир бала. Бәхетле әти-әни – күрше Спас районының Өч күл (Три Озера) авылында яшәүче Андрей һәм Ольга Ореллар. 2017 елда хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде. Ул вакытта  республиканың берничә районында  бала тудыру бүлекләре ябылды. Шуннан бирле Спас районыннан авырлы хатын-кызлар безгә килеп бәбилиләр.

Андрей һәм Оляның уллары гаиләдә өченче бала булып туган. Аңа Игнат дип исем кушарга булганнар. Малайны өйдә  8 һәм 7 яшьләрдәге абыйсы һәм апасы көтә икән. Район башлыгы Александр Никошин бәбинең әти-әнисен җылы котлады, балаларын саулыкта, иминлектә үстерүләрен теләде. Аннан ул аларга «ТАССРга – 100 ел» дигән истәлек билгесе тапшырды һәм шундый эмблема төшерелгән җылы бала киемнәре бүләк итте. Гаиләне район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да тәбрикләде.Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина исә әти-әнисенә Игнатның туу турындагы таныклыгын һәм бүләк тапшырды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International