Исем кушу бәйрәме

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә исем кушу бәйрәме үткәрелде. Тантаналы шартларда Рәмис һәм Алсу Газизовлар 2020 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә туган кызлары Раминаның туу турындагы актына кул куйдылар.

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Гарипова Г.Ф., Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., шулай ук ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине сабыйлары туу белән котладылар һәм тантаналы шартларда беренче документ, туу турында таныклык, район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International