9 гыйнварда Балтач районында яңа 2020 елда туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, социаль яклау җитәкчесе Алсу Гатиятуллина  Поркутеш авылыннан Терентьевлар гаиләсен кызлары туу белән котладылар.

Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләтович тантаналы рәвештә ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.

Сабый 2020 елның 5 гыйнварында 9 сәгать 40 минутта туган. Әти-әнисе балага Алена дигән матур исем кушканнар, бу исем «кояшлы», «балкып торган» дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International