Зәй муниципаль районында 2020 елның беренче баласы теркәлде

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 елның беренче баланы тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында беренче булып Мария Денисовна туды, ул 2020 елның 4 гыйнварында дөньяга килде. Денис Игоревич һәм Ирина Николаевна өчен Мария гаиләдә беренче бала.

Бу тантаналы вакыйга белән Алексеевлар гаиләсен котларга Зәй муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, «Зәй үзәк район хастаханәсе» нең баш табибы Рим Амеров, ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Валишина, баш табиб урынбасары Вадим Усманов һәм башка медицина хезмәткәрләре килде.

Баланың тууы белән котлап, Зәй муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов әти-әниләренә туу турында таныклык, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медален, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Балага ныклы сәламәтлек, ә әти-әнигә бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International