Мамадышта тантаналы рәвештә 2020 нче елда туган беренче сабыйны каршы алдыдар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мамадыш район үзәк хастатанәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 нче елда беренче булып туган сабыйны тантаналы рәвештә ойгә озаттылар. Вәлиевлар гаиләсендә көтеп алынган сабый 3 нче гыйнвар көнне доньяга аваз сала. Әти-әнисе улларына бик күркәм Әмир исеме сайлаган. Ул абыйсы ...... өчен көтеп алынган энесе.

Руслан һәм Иринаның бәхетен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев уртаклаштылар.

Муса Рөстәм улы Вәлиевлар гаиләсенә истәлекле  «ТАССР төзелүнең 100-еллыгы» медален тапшырды. Әлеге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, бәхетле мул тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International