2020 елның 6 январенда Әгерҗе бала тудыру йортында беренче сабый дөньяга килде. Бу сабый гади гражданин гына түгел, районыбыз, хәтта республикабыз тарихының бер өлеше хәзер.
Болай дип әйтүебез юкка гына түгел. Глеб КОСТРОВ – ТАССРның 100 еллыгы билгеләнеп үтелүче 2020 елда районыбызда беренче булып дөньяга туган бәхетле малай. Алай гына да түгел, ул – яшь гаиләдә көтеп алынган беренче бала да. Аның әнисе Аделя Фирдәвес кызы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау линия бүлеге хезмәткәре, әтисе Дмитрий Костров – район үзәк хастаханәсендә табиб-анестезиолог-реаниматолог.
Сабыйны бала тудыру йортыннан өйгә озату уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Чарада район башлыгы Валерий Макаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Ижау линия бүлеге начальнигы урынбасары Эдуард Шибанов, полициянең Әгерҗе станциясендәге линия бүлеге начальнигы Сергей Перминов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина һәм башка кунаклар, бәхетле әти-әнинең якыннары, хезмәттәшләре катнашты.
«Бу күркәм вакыйга районкүләм генә түгел, илкүләм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки без бүген аның аша ТАССРның 100 еллыгына тантаналы старт бирәбез. Тарихи елда районыбызда шушындый матур вакыйгалар күп булсын иде. Ә сезнең гаиләгә иминлек, тынычлык телибез. Улыгызны районыбыз, илебезгә лаеклы итеп үстерергә язсын», – диде Валерий Владимирович.
Ул сабыйның әти-әнисенә «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек медале, бала туу турында таныклык, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм кунаклары, изге теләкләрен җиткереп, яшь гаиләне бүләкләр, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
«Бүген безнең гаилә өчен, чыннан да, бик зур вакыйга. Яңа елның шулай истәлекле, матур башлануына бик тә сөенәбез дә, нык дулкынланабыз да. Нәни улыбыз Глебны, гаиләбезне зурлаганыгыз өчен район җитәкчелегенә, без хезмәт куючы коллективларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук Әгерҗе бала тудыру бүлеге коллективына да зур рәхмәт», – диде яшь әни Аделя.
Бала тудыру йортында мондый тантана тагын көтелә әле. «Йөзенче бала туу хөрмәтенә дә шушдый ук бәйрәм оештырылачак», – диде Эдуард Овчинников.
«Глеб исеме «Аллаһының яратканы» дигәнне аңлата. Сезгә дә нәни улыгызны Аллаһ сагы астында тигезлек белән сау-сәламәт итеп үстерергә язсын», – дигән изге теләкләрен җиткерде Гөлнара Гайфуллина.