Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре узып баручы 2019 елга йомгак ясадылар. 2019 ел башыннан Лениногорск районында барлыгы 679 сабый тууы теркәлгән. Аларның 336е-кыз һәм 343е-ир бала, шул исәптән 5се-игезәкләр.
Елның иң популяр исемнәре Артем, Кәрим, Ярослав, Ясминә, Ева һәм Яна булды. Малайлар өчен сирәк исемнәр-Ален, Әскәр, Чыңгыз, Федор, кызларда иң гадәти булмаган исемнәр Айсель, Раминә, Рианна, Аврора, Фатыйма булды. Ел дәвамында 472 пар үзләренең никахларын законлаштырдылар. Иң популяр туй айлары, гадәттәгечә, август һәм сентябрь булды.