Алексеевск муниципаль районы башлыгыннан Чистай район шифаханәсендә беренче гыйнварда туган беренче бала Андреев Игнатка бүләк тапшырылды. Яшь Андреевлар гаиләләсен тормышларында булган күркәм вакыйга белән Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады. Чистай район шифаханәсе баш табибы аларга ТАССР ның 100-еллыгына багышланган истәлекле медаль тапшырды.