ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итә. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын арттырырга ярдәм итә. Гаиләдә кеше шәхес буларак һәм гражданин буларак формалашу процессы бара.

Гаилә-җәмгыятьнең кече ячейкасы ул, нәкъ менә ул төп әхлакый кыйммәтләрне булдыра һәм формалаштыра да инде! 15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бөтен дөньяда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул гаилә үсешенә һәм аның чәчәк атуына нинди проблемаларның актуаль булуын күрсәтү өчен кирәк.

15 май – Халыкара гаилә көне. Бу көнне бала тууны теркәүче әти-әниләрне котлау аеруча күңелле. Ә күп балалы ата – аналар-икеләтә күңелле! «Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, күп балалы Мостафиннар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.

15 май – Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәм көнендә, район башлыгы И.Г.Нуриев Вәлиулла Шәйхуллович һәм Хасибә Мингазеевна Гатауллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады. Гатауллиннар гаиләсе районда хөрмәтле һәм танылган кешеләр.

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.

Бүген бөтен дөньяда БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 1993 елда билгеләнгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

2020 елның 15 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Халыкара гаилә көне алдыннан, Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 13 маенда, Халыкара гаилә көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Камада быел туган 1000-нче баланы теркәделәр.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 12 маеннан Татарстан Республикасы ГХАТ органнары билгеләнгән эш режимы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне, шулай ук башка юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылуны яңадан башлап җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International