2020 елның 15 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Быел, катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, акция тулы куәтенә бара. Аңа гадәттәгечә ГХАТ идарәсе коллективы да кушылды.
Хезмәткәрләрнең сүзләренә караганда, пандемия фонында велосипед – җәмәгать транспортына бик яхшы альтернатива, өстәвенә, велосипедта йөрү организмга мускул тонусын арттырырга, кан басымын тотрыкландырырга һәм киләсе көнгә уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирә.