Бүген, Халыкара гаилә көне алдыннан, Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Ирек Әхмәдуллин һәм Алия Сабирҗанованың бәхетле гаиләсен мөһим һәм шатлыклы вакыйга – уллары туу белән җылы котлады һәм аның тормышында беренче документ – туу турында таныклык тапшырды.