Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1000-нче бала теркәлде

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

 

2020 елның 13 маенда, Халыкара гаилә көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Камада быел туган 1000-нче баланы теркәделәр.

Бәхетле вакыйга Мәхмүтовлар гаиләсендә булды. Әти-әниләр Айзат белән Алсу яңа туган кызларын Ильвина дип атадылар. Кызлары Камилә һәм Диләрә Мәхмүтовларның сеңелләре барлыкка килүгә сөенәләр.

Кызы туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырганда, ГХАТ идарәсе белгечләре әти-әниләргә нык сәламәтлек һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International