Чистай районында Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр

2020 елның 15 мае, җомга

Гаилә-җәмгыятьнең кече ячейкасы ул, нәкъ менә ул төп әхлакый кыйммәтләрне булдыра һәм формалаштыра да инде! 15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бөтен дөньяда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул гаилә үсешенә һәм аның чәчәк атуына нинди проблемаларның актуаль булуын күрсәтү өчен кирәк. Бу истәлекле көн 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе инициативасы буенча Халыкара ассамблея игълан ителгән көннән башлана. Халыкара гаилә көне тематикасы 21 гасырда кешелек дөньясының иң зур проблемаларыннан берсе-демографиягә кагыла. Нык һәм сәламәт гаилә-бәхетле Яңа буын бит.

«Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара Гаилә көнендә Чистай Никахлашу сараенда ике пар никахларын теркәделәр: Михаил һәм Наталья Киселевлар, Илназ һәм Екатерина Губеевлар. Никахлашу тантанасы үзенчәлекле сценарий буенча үткәрелде.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны шундый истәлекле көн белән котладылар, гаилә коруларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International