Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итә. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын арттырырга ярдәм итә. Гаиләдә кеше шәхес буларак һәм гражданин буларак формалашу процессы бара.
15 май – Халыкара гаилә көне – безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде.
Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт муниципаль районының иң мөһим бурычларыннан берсе.
Халыкара гаилә көнендә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 7 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Агымдагы ел башыннан аларның саны 216 тулды.
Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре барыгызны да Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәләр. Гаиләләребез бердәм, тату булсын. Балалар көлүе бөтен җирдә таралсын, ә туганнар терәк булсын.