2020 елның 12 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче сабый тууы теркәлде. Курский Алексей Александр улы белән Александра Михаил кызы гаиләсендә Варвара исемле көтеп алынган кызлары туган.
2020 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының коронавирус йогышына каршы көрәш чаралары турында карары нигезендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә дәүләт хезмәтләре һәм юридик яктан әһәмиятле гамәлләр күрсәтү яңадан башланды.
2020 елның 12 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләренең атналык планеркасында катнашты.
Быел илебез үзенең зур бәйрәмен Боөек Ватан сугышынды җиңүнең 75-еллыгын каршы алды. Һәр гаилә өчен бу зур тарих бите. Һәм һәр гаиләнең хәтерендә онытылмаслык хатирәләр саклана.
Бүген Арча акушерлык бүлегендә ЗАГС булегендә йөзенче булып теркәлгән яңа туган баланы тантаналы рәвештә каршы алу узды. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.
Көтмәгәндә башланган сугыш күп кайгы һәм газаплар алып килде, күп кенә планнарны сызып ташлады, әмма шуңа да карамастан, илдә тормыш тукталмады. Элеккегечә Балык Бистәсе районы да яшәгән, гаиләләр барлыкка килгән һәм балалар туган. 1940 нчы елларда ГХАТ органнары туу, никах теркәү һәм аерылышу, уллыкка алу, исем үзгәртү һәм үлем очрагын теркәделәр.
2020 елның 9 маенда Алабуганың искиткеч Захаровлар гаиләсе сапфир туйларын билгеләп үтте. Борис Васильевич һәм Равилә Бахрам кызы 1975 елның 9 маенда Алабуга шәһәрендә никахларын теркиләр. 45 ел бергә тату гомер кичерәләр, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр. Балалар инде күптән үз гаиләләрен корганнар, әти-әниләренә 7 онык, барлык малайлар бүләк иткәннәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге белгечләре “Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Һәр белгеч үз участогында агач утыртты, үзенең каһарманы, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында катнашучы, бәхетле киләчәгебез өчен гомерләрен биргән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Кадерле дуслар! Хөрмәтле ветераннар!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
9 Май - миллионлаган Россия гаиләләре тарихына мәңгелеккә язылган иң зур һәм истәлекле бәйрәм. Бу көн халкыбызның какшамас рухын, бердәмлеген, батырлыгын һәм каһарманлыгын чын символга әверелдерде.
2020 елның 9 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр флешмобына кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар.