2020 елның 12 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләренең атналык планеркасында катнашты.
Коронавирусны профилактикалауга бәйле рәвештә киңәшмә онлайн-режимда узды. Җитәкчеләр планеркасында COVID-19 авыруы санының актуаль статистикасын, шулай ук авыруга һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәш чараларын әйттеләр.