Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә килүчеләр аерым режимны саклыйлар

2020 елның 12 мае, сишәмбе

 

2020 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының коронавирус йогышына каршы көрәш чаралары турында карары нигезендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә дәүләт хезмәтләре һәм юридик яктан әһәмиятле гамәлләр күрсәтү яңадан башланды.

Карар республиканың бөтен территориясендә эшли һәм Татарстан территориясендә урнашкан барлык ЗАГС органнары өчен актуаль.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә халыкны кабул итү ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша яки 43-19-40 кайнар линия телефоны аша алдан язылу буенча билгеләнгән эш режимы нигезендә башкарыла.

ГХАТ идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә шәхси саклану чараларын (битлек, перчаткалар) кулланырга, шулай ук социаль дистанцияне (1,5 метрдан да ким булмаган) үтәргә кирәк. Туй тантанасында катнашучылар саны 10 кешегә кадәр (регистраторны да кертеп) чикләнә. Шул ук вакытта битлек һәм перчаткалар булу мәҗбүри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International