Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге белгечләре “Хәтер бакчасы” акциясендә дистанцион рәвештә катнаштылар

2020 елның 9 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге белгечләре “Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Һәр белгеч үз участогында агач утыртты, үзенең каһарманы, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында катнашучы, бәхетле киләчәгебез өчен гомерләрен биргән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Хәтер бакчасын урнаштыру урынын бүлек хезмәткәрләре акциянең интерактив картасына - Хәтер бакчасы2020 сайтында теркәделәр. Акциядә катнашучыларның барысы да Бөек Ватан сугышында Җиңүне үз тормышлары бәрабәренә якынайткан герой турында сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International