Лениногорск муниципаль районында 200-нче бала туган

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 12 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче сабый тууы теркәлде. Курский Алексей Александр улы белән Александра Михаил кызы гаиләсендә Варвара исемле көтеп алынган кызлары туган.

Көтеп алынган бала тугач йорт шатлык һәм бәхет белән тула. Бала туу-кечкенә могҗиза. Бу дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, һәм шул ук вакытта җаваплылык таләп итә. Бала акыллы һәм яхшы кеше булып үссен өчен күп көч, сабырлык, зирәклек кирәк. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-аналарны бу шатлыклы вакыйга белән котлап беренче һәм иң төп документ-туу турындагы таныклык белән котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International