Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

2020 елның 9 мае, шимбә

2020 елның 9 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр флешмобына кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Шәһәр телеканалларының берсендә старт алган Флешмоб түбәнкамалылардан уңай фикерләр алды. Ветераннарны #ДеньПобедыВместе хэштегы белән видеомөрәҗәгать итү ярдәмендә ЗАГС идарәсе белгечләре дә бергә котларга карар иттеләр. Аларның күбесендә Ватанга фидакарьләрчә хезмәт иткән әби - бабаларының истәлеге саклана. ГХАТ идарәсе белгечләре үз котлавында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, исән ветераннарга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International