Быел илебез үзенең зур бәйрәмен Боөек Ватан сугышынды җиңүнең 75-еллыгын каршы алды. Һәр гаилә өчен бу зур тарих бите. Һәм һәр гаиләнең хәтерендә онытылмаслык хатирәләр саклана.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге дә сугыш афәтен татыган һәрбер кешегә күңелендәге рәхмәтен җиткерү йөзеннән виртуаль формада булса да, зур теләк һәм горурлык белән “Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Әйтергә кирәк, кем өчендер бу катнашу беренче тапкыр һәм бик дулкынландыргыч булды.