Тантаналы чыгарылыш

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Бүген Арча акушерлык бүлегендә ЗАГС булегендә йөзенче булып теркәлгән яңа туган баланы тантаналы рәвештә каршы алу узды. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Чәчәкләр, шарлары һәм бәхетле елмаю. Әти тормышында иң дулкынландыргыч очрашуга ашыга. Илшат Җәләев менә берничә көн инде күп балалы әти дигән горур исемен йөртә, ә берничә минуттан соң ул беренче тапкыр яңа туган кызын кулына алачак.

Бәхетле әти-әнине Илшат һам Зөлфия Җәләевларны котларга район башлыгы И.Г.Нуриев килде. Ул тантаналы рәвештә балага туу турында таныклык, «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесен, чәчәк бәйләме,  бүләк сертификаты һәм әниләре белән кечкенә сеңелләрен каршы алырга килгән Зәринә һәм Әнвәргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International