Күп балалы гаиләне кызлары туу белән котладылар!

2020 елның 15 мае, җомга

15 май – Халыкара гаилә көне. Бу көнне бала тууны теркәүче әти-әниләрне котлау аеруча күңелле. Ә күп балалы ата – аналар-икеләтә күңелле!

«Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, күп балалы Мостафиннар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.

Рөстәм Алгамович һәм Алия Рөстәм кызы 2013 нче елда Чистай ЗАГСында никахларын теркәделәр. Җиде ел яшьләр үз хисләрен булдырдылар һәм саклап калдылар.

Мәхәббәт һәм кайгыртуда аларның дүрт баласы үсә инде. Олы уллары Рамазан, урта игезәкләр Алинә һәм Ясминә, яңа туган сабыйны бик матур һәм сирәк исем-Айлинә дип атадылар, бу исә «ай яктысы»дигән сүз.

Яңа туган кызының әтисенә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләп!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International