Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы

2020 елның 15 мае, җомга

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Ютазы муниципаль районының белем бирү оешмаларында «Гаилә гербы» дигән иҗади конкурс бара. Конкурсның максаты-балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту, гаилә тарихларын барлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International