Татарстан Республикасы ГХАТ органнары эше турында

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 12 маеннан Татарстан Республикасы ГХАТ органнары билгеләнгән эш режимы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне, шулай ук башка юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылуны яңадан башлап җибәрә. Гариза бирүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, шулай ук ГХАТ органнары телефоннары аша (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә күрсәтелгән) алдан язылу буенча кабул ителә.

Игътибар итегез, үткәрелә торган чараларда, шулай ук тантаналы рәвештә никах теркәүдә катнашучыларның гомуми саны 10 кешедән артмаска тиеш.

ГХАТ органнарына мөрәҗәгать иткәндә индивидуаль саклану чараларын (битлекләр, перчаткалар) кулланырга, шулай ук социаль дистанцияне (1,5 метрдан да ким булмаган) үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International