Халыкара гаилә көне белән!

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген бөтен дөньяда БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 1993 елда билгеләнгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Ныклы, бәхетле гаилә - ул имин җәмгыять һәм көчле дәүләт нигезе. Чөнки нәкъ менә гаиләдә шәхес формалашу башлана: биредә әхлакый сыйфатлар салына, бер-береңә хөрмәт тәрбияләнә, рухи кыйммәтләр һәм милли-мәдәни гореф-гадәтләр саклана.

Татарстан Республикасы ГХАТ органнары гаилә сәясәтен формалаштыруда һәм тормышка ашыруда актив катнашалар, күбрәк яңа гаилә берлекләрен булдыру өчен, никахлар һәм тууларны дәүләт теркәвенә алу тантаналы, истә калырлык шартларда гамәлгә ашырылсын өчен көч куялар.

Без сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз һәм йорт җылысын саклап калуыгызны телибез. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International