Табиб Гэри Чепмен раслаганча, биш мәхәббәт теле бар: мактау сүзләре, вакыт, бүләкләр, ярдәм итү һәм кагылулар. Бүген, 16 февраль көнне, «Казан» гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе» нең чираттагы дәресе узды.
2021 елның 16 февраль көнендә Халыкара туган тел көне алдыннан ерак урманнан Топтыжка ГХАТ Идарәсе белгечләре белән бергә №99нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында булды.
Юбиляр гайләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тәбрикләделәр. Яшьләр егетнең отпускасы вакытында танышалар. Уртак танышларының бәйрәм кичендә берсе баскычтан менеп, берсе төшеп барганда күзләре очраша.
2021 елның 15 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә “Гаилә” курсы буенча “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” темасына Түбән Кама муниципаль районы 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.
Изге Валентин көне - башка кешегә үз хисләреңне белдерергә һәм мәхәббәт хисләре аңлатуны җавап итеп ишетергә мөмкин булган иң романтик бәйрәм. 2021 елның 14 февралендә тантаналы шартларда Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике матур гашыйк парның никахы теркәлде. Яңа өйләнешкән Фазлиддин һәм Резедә Кодировларны, Эльмир һәм Алинә Гыйләҗевлар гаиләләрен туйлары белән котлыйбыз.
Февраль аеның икенче эш атнасында яңа туган балалар саны да артты. Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан 43 сабый бала теркәлде: 21 малай һәм 22 кыз.
2021 елның 12 февраль көнендә Балтач ГХАТ бүлеге районның “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә “Гашыйклар көне” уңаеннан тематик кичә үткәрделәр. Бу чарада 5 ел бергә торучы гаиләләр катнашты. Барлык гаиләләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балтач районының яшь гаиләләре үзләренең актив һәм иҗади икәнлеген күрсәттеләр.
«Ышаныч» МП МБУ «Ювента» психологик-педагогик ярдәм бүлегенең педагог-психологы Яценко Марина Геннадьевна булачак яшь парлар белән очрашу үткәрде.
Интерактив дәрес яшь парларга бер-берсен яхшырак белергә, үз хисләрен мимика аша күрсәтергә мөмкинлек бирде. Булачак гаилә парлары иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм гаилә конфликтларында үз-үзеңне тоту стратегияләрен ачыклау өчен мини сценкалар уйнаттылар.
Моховлар гаиләсендә зур шатлык – 2021 нче елның 13 нче февраль көнне уллары Денис дөньяга аваз салды. Сергей белән Елена гаиләсендә ул җиденче бала.
Елның ил романтик бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тимер юбилярларда кунакта булып кайттылар.