Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча чираттагы дәрес узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 нче елның 1 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама индустриаль техникумының беренче курс укучылары өчен «Гаилә» курсы буенча «Гаилә безнең тормышыбызда»дигән темага чираттагы дәрес узды.

Түбән Кама индустриаль техникумының Педагог-гаилә белгече Әхмәтҗанова Марина Петр кызы әңгәмә барышында укучыларның игътибарын «Гаилә» сүзенә юнәлтте һәм В.Сухомлинскийның «Җиде кыз» әкияте өстендә уйланырга вакыт бирде.

433 нче төркем укучылары текстның төп фикерен дөрес итеп билгеләп үттеләр. Дәрес барышында балалар нәтиҗә ясадылар: аларның төркеме - шундый ук тату гаилә, аның нигезендә матур сүзләр түгел, ә четерекле хезмәт һәм бер-береңне кайгырту ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International