Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 10 малай һәм 4 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 2 – өченче, 2 – дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Әмир, Артур, Дамиль, Дмитрий, Егор, Кәрим, Мухаммәд, Рамазан, Тимур, Эмиль, Аделя, Мәдинә, Руфина, Ульяна  дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 21, иң яшь әтигә 27 яшь,  иң өлкән анага 38, иң өлкән әтигә 43 яшь.

Февраль аенда ГХАТ бүлегендә 5 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 21 яшь, иң яшь кияүгә 29 яшь, иң олы кияүгә – 71, кәләшкә – 56 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International