2021 нче елның 25 нче февралендә «Казан» Гаилә үзәгендә 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Тантаналы шартларда Хәмзиннар, Дорофеевлар, Сафиннар һәм Артемьевларны котладылар. Тарих өчен 50 һәм 60 ел-ул бер мизгел генә, ә кеше өчен - тулы бер гомер. 50-60 еллык никах-ул авыр хезмәт юлы белән еллар буе формалашкан зур кыйммәт.

Алар күпне бергә кичерделәр һәм күп нәрсә эшләделәр. Алтын юбилярлар өчен мәхәббәт, ярдәм, хөрмәт аларның гаилә тормышында ышанычлы терәк булды һәм шулай булып кала да. Алар танышу тарихы һәм гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.

Юбилярларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды, шулай ук «Tatar in label» музыкаль иҗат берләшмәсе артисты Адель Нәбиуллин «Зөләйха» татар халык җырын башкарды.

Җылы теләкләр һәр гаилә пары адресына яңгырады. Алар барысы да нык гаилә корганнар, әмма иң мөһиме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International