Һәр хатын-кыз ана булырга тели, ә бала тудыруга әзерлек - бик җаваплы процесс. Барысын да белү мөһим: баланы караудан алып барлык кирәкле документларны рәсмиләштерүгә кадәр.
Тууны теркәүнең барлык нечкәлекләре турында 26 февральдә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Ислам кызы Сәгыйтова сөйләде. Булачак әниләр белән очрашу "Җаваплы ата-ана булу" муниципаль проекты кысаларында "Сонатал" имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә узды.
Гүзәл Ислам кызы ГХАТ хезмәтләреннән бала тапканнан соң ук перинаталь үзәктә файдалана алулары турында сөйләде.