Балкыган кар, суык һәм кояш - февраль туйларының төп атрибутлары булып тора. 2021 елның салкын февралендә халык сынамышлары буенча өйләнешүчеләргә бәхет һәм үзара аңлашу, шулай ук озак, ышанычлы һәм имин берлек булачак. Туй көнендә ни дәрәҗәдә салкын булса, шулкадәр яшь парлар бер-берсен каты һәм нык яратачаклар. 2021 елның февралендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге бинасында 7 пар никахларын теркәделәр.