2021 елның февраль аенда Әлмәт шәһәрендә 156 бала дөньяга килде. Алар арасында 77 малай һәм 79 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2100 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 5730 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 43 яшьтә, иң яшь әти – 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 49 яшь.
Бу айның популяр бала исемнәре Мия, Лея, Арина, Майя, Риана, Дмитрий, Самир,
Айдар, Данис. Сирәк исемнәр арасында - Динат, Серян, Ралиф, Доминика, Нелина, Хатиджа.