Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә февраль аенда туучылар санына йомгак ясалды

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

Февраль аенда Бөгелмә районында 134 бала туган, шуларның 66сы – малай һәм 68е – кыз.

Беренче балалар 52 гаиләдә, икенчеләр 55 гаиләдә дөньяга килде. Беренче тапкыр 24 гаилә күп балалы булды, дүртенче бала 3 гаиләдә туды.

Февраль аенда туган иң кечкенә сабыйның авырлыгы 1789г тәшкил итә, иң зур сабый авырлыгы – 4780г.

Иң яшь әнинең яше – 18, иң олысыныкы – 39 яшь. Иң яшь әтинең яше – 19, иң олысыныкы– 49 яшь.

Февраль аендагы иң популяр малай һәм кыз исемнәре – Дмитрий, Роман һәм София белән Александра.

Февраль аенда туган балаларга кушкан гадәти булмаган исемнәр арасында – Паулина, Виталина, Камо, Билол исемнәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International