Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта матур дата торуын тели.
2021 елның 13 февралендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Лыжня России – 2021» чаңгы эстафетасына кушылды. Бу зур кышкы бәйрәм 1982 елдан башлап ел саен үткәрелә. Уртак максаттан тыш-халыкны актив ял һәм спорт төренә җәлеп итү, ул гаилә нигезләрен ныгытуга ярдәм итә. Чөнки чаңгыда шуу – спорт юнәлеше генә түгел, ә барлык балалар һәм өлкәннәр өчен дә күңел ачу чарасы...
2021 елның 13 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Никахлашу сараенда мәхәббәт агачы “утырттылар”. Ә аның матур яфраклары - валентинкалары иң мөһим көнне кияү һәм кәләшләр алмашкан мәхәббәт сүзләренә бай булды.
2021 елның 13 февраль көнне чираттагы туй алды онлайн-консультациясендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Төп залда язылышу тантанасында яшь парларга гына битлекләрне төшерергә рөхсәт ителә, калганнары – кунаклар һәм регистратор – һичшиксез аларда булырга тиеш, дип аңлаттылар.
Көн саен гүзәл Ватаныбызның почмакларында, бала тудыру заллары тынлыгын бозып һәр минут саен яңгыравык сабый балалар тавышы ишетелә, бөек могҗиза булып - яңа тормыш дөньяга аваз сала. Туган баланы дәүләт теркәвенә алу - кеше хокукларын тануның мөһим кануны булып тора. Кайчак әти-әниләргә үз баласын нинди исем белән атарга икәнен хәл итү ай-һай җиңел бирелми. Чөнки матур мәгънәле исем – ата-ананың үз балаларына беренче бүләге!
Бүген, 2021 елның 12 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә берьюлы өч пар үзләренең никахларын теркәделәр. Алар-Борисовлар, Мамкиннар һәм Карабановлар.
Туй көне - һәркемнең тормышында иң тантаналы көн. Бу шатлыклы вакыйга йөрәкне борчулар белән тулыландырып, бу көнне онытылмаслык һәм үзенчәлекле итә.
2021 елның 12 февралендә, шундый үзенчәлекле датада, Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
2021 елда яшь парлар үзләренең тантаналары өчен бик сирәк очрый торган матур көзге датасын 12.02.21 сайладылар. Шунысы кызык, бу көнне көнчыгыш гороскоп буенча металл үгезнең Яңа елы башлана. Бу көнне төзелгән никах гармонияле, имин, озын гомерле һәм нык булачак.
Кияүгә – 81, кәләшкә – 65. Ләкин алар барлык яшьләрне бер якка куярлык егәрлек, юмор хисе һәм җор телләре белән барлык кешеләрнең күңелләрен яулап алдылар. Саннарны алмаштырсаң, миңа бары 18, - дип шаярта Мәсләви абый. Мөнирәм янында мин картлык турында уйламыйм да, - ди ул.
2021 елның 12 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә «Гашыйклар көне» уңаеннан Дарземанов Рәхимҗан Сәлим улы һәм Мусалия Хатыйп кызы, алтын туйларын билгеләп үттеләр.