Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең 10 яшь гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясе һәм тарихын иң яхшы белү буенча экспресс-викторина үткәрделәр. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче – 2нче лицейның 8нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Аида Радик кызы ачыкланды.

Яшь гражданнарга паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Ергина Татьяна Николаевна һәм Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев тапшырды. Алар балаларга үзләренең төп хокукый документларына сак карауларын, үз илләренең чын патриотлары булуларын, аның тарихын белүләрен, хөрмәт итүләрен һәм онытмауларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International