2021 нче елның 20 нче февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Кирлегәч авыл җирлегендә Нуртдинов Мәсгут Вәзыйх улы белән Галибә Әбүзәр кызы алтын туйларын билгеләп үтте. Нәкъ менә 50 ел элек, 1971 нче елда 20 нче февральдә Нуртдиновлар гаиләсе Татарстан АССР Лениногорск районы Кирлегәч авыл Советында никахларын рәсми рәвештә терки. Шул вакыттан бирле күп вакыт узса да күп нәрсә үзгәрсә дә, алар бер-бернә карата мәхәббәт, тугрылык һәм тирән хөрмәт, бу хисләрне гомер буе алып бара белгәннәр. Берсүзсез, Нуртдиновлар гаиләсе-барлык буыннар өчен дә иң лаеклы үрнәк!
Традиция буенча Мәсгүт Вазыйх улы һәм Галибә Әбүзәр кызы Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылып нык сәламәтлек, озын гомер, елмаюлар һәм якты мизгелләр теләнде.