Мамадыш районында яшәүче Михаил белән Анна менә алтмыш биш ел инде 23нче февральдә икеләтә бәйрәм ясыйлар

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Михаил моннан 65 ел элек салкын февральнең бер кичендә клубтан кайта да, әнисенә өйләнергә, Совет Армиясе көненә үзенә бүләк ясарга җыенуын әйтә. Бер ай чамасы элек кенә 18 яшен тутырган улының бу теләгенә каршы килми әнисе. Кем белән йөргәнен дә белә. Егет ниятен иптәше Алексейга җиткерә һәм ике егет план коралар. Ике көннән кыз килешәләр. Менә алтмыш биш ел инде Михаил белән Анна 23нче февральдә икеләтә бәйрәм ясыйлар.

Өйләнешкән елның декабрь аенда олы уллары дөньяга аваз сала. Икенче елның октябрь аенда Михаилны армиягә чакырыла. Германиядә өч ел ярым хезмәт итә.

Михаил Петрович һәм Анна Алексеевна турында күп язарга булыр иде. Җиде балага тормыш бүләк иткән алар. Алтмыш биш ел бергә яшәү чорында шатлыгын да, кайгысын да аз кичермәделәр алар. Михаил Петрович озак еллар колхозда төрле вазыйфалар башкарды: ындыр табагында хисапчы, урманчы, урман бригадиры, колхозда бригадир, ферма мөдире, ындыр табагында үлчәүче. Анна Алексеевна бөтен гомерен колхоз эшенә багышлады: фермада үгезләр симертүдә хезмәт куйды, Җөри бригадасы эшләрендә катнашты.

Бүген алар алты баласына, кияү-киленнәренә, 13 оныгына, 13 оныкчыгына сөенеп, үрнәк булып яшәүләрен дәвам итәләр. Сәламәтлекләре какшаса да, кайчагында аларның бер-берләренә булган җылы мөнәсәбәтләренә, 65 ел дәвамында ныклы мәхәббәтләренә сокланып куясың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International