Кадерле, нәфис һәм җиңел фарфор - туйның 20 еллыгы символы.
20 ел - вакыт аралыгы зур түгел, әмма зирәклек, тәҗрибә, ныклы һәм олы мәхәббәт багажы инде саллы.
2021 елның 24 февралендә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Колпаковларның 20 еллык юбилее тантанасы булды.
Алексей һәм Людмила зур мәхәббәт барлыкка килгән политехник колледж тулай торагындагы язмыш очрашуын әлегә кадәр хәтерлиләр, ә берникадәр вакыттан соң инде Түбән Кама шәһәрендә яшь гаилә туган.
Һәм менә инде 20 ел дәвамында Колпаковлар озын һәм бәхетле мөнәсәбәтләренә сөенә.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Алексей Владимир улына һәм Людмила Валерий кызына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык теләп, аларга Мактаулы акт тапшырдылар. Ә юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.