Ватанны саклаучылар көне, «Нык гаилә» партия проекты кысаларында, Татарстан Республикасында Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елына багышлап ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү һәм яшь Яңа Чишмәлеләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Никахлашу сараенда Гатауллиннар, Софоновлар, Еронтьевлар гаилэлэрен бик теләп каршы алдылар.
Район башлыгы урынбасары Надежда Ивановна Попкова, исеменнән юбилярлар адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Парларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. 6 укучыга паспортлар тапшырылды. Истәлекле көнне яшьләр адресына ихлас котлаулар яңгырады, бик күп җылы сүзләр әйтелде.